Логотип Идель
Яңалыклар

ХАЛЫК АЛДЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАГАНДА КУРКУ ХИСЕННӘН НИЧЕК АРЫНЫРГА?

Сөйләм буенча тренер нәкъ шушы кимчелекләрне бетерү, киң аудитория алдында уңышлы чыгыш ясау серләрен ача да инде. 4 март көнне Казан шәһәре Думасы карамагындагы яшьләр парламенты вәкилләре "Адымнар - Казан" полилингваль комплексында 7-10 сыйныф укучылары өчен профориентацион очрашу үткәрде.

Сөйләм буенча тренер нәкъ шушы кимчелекләрне бетерү, киң аудитория алдында уңышлы чыгыш ясау серләрен ача да инде.

4 март көнне Казан шәһәре Думасы карамагындагы яшьләр парламенты вәкилләре "Адымнар - Казан" полилингваль комплексында 7-10 сыйныф укучылары өчен профориентацион очрашу үткәрде.

Спикер буларак speech - тренер (сөйләм буенча тренер), дәрәҗәле чаралар алып баручы Лилия Әхмәтҗанова чакырылган иде. 
Яшьләр парламенты рәисе Мария Вьюгина мәктәп укучыларына парламентның структурасы, эшчәнлеге турында сөйләде. Парламент вәкилләре Алсу Арсланова һәм Идел Кыямов уздырылган чаралар, очрашулар киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Лилия Әхмәтҗанова "Җәмәгать алдында чыгыш ясагандагы курку хисе: кем гаепле? Нәрсә эшләргә?" дигән темага осталык дәресе үткәрде. Югары сыйныф укучылары спикерларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

"Осталык дәресе бик ошады, сәнгатьле сөйләм жанрын тирәнтен өйрәнөсе килә башлады. Өлкән сыйныф укучылары яшьләр парламенты эшчәнлеге белән аеруча кызыксынды. Киләчәктә дә яшьләр парламенты белән очрашулар үткәрербез дип өметләнәм, шундый чаралар мәктәп укучыларында кызыксыну уята”, - дип хисләре белән уртаклашты "Адымнар" күптелле белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ихтыяр Кыямов.

 

 

                                                                                                                                                                    Идел КЫЯМОВ, автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев