Халык иҗаты һәм декораторив сәнгать фестивале - бер мәйданда!
23-27 июль көннәрендә Камал театры бинасы каршындагы мәйданда "Осталар ярминкәсе" ("Ярмарка мастеров") гөрли. Әлеге чара "Яшәү стиле - мәдәни код" ("Стиль жизни - культурный код") I Этно-Fashion халык иҗаты һәм декораторив сәнгать фестивале кысаларында үткәрелә. "Идел" дә ярминкәдә булып кайтты.
23-27 июль көннәрендә Камал театры бинасы каршындагы мәйданда "Осталар ярминкәсе" ("Ярмарка мастеров") гөрли. Әлеге чара "Яшәү стиле - мәдәни код" ("Стиль жизни - культурный код") I Этно-Fashion халык иҗаты һәм декораторив сәнгать фестивале кысаларында үткәрелә. "Идел" дә ярминкәдә булып кайтты.
"Осталар ярминкәсе" дизайнерларның хезмәтен халыкка таныта, игътибарны арттыра торган мәйдан булып тора. Биредә Мәскәү, Пенза, Казан, Үзбәкстан, Чуашиядән килгәннәр. Казанда беренче тапкыр булучылар, махсус әлеге фестиваль өчен килүчеләр дә бар. Мәсәлән, имән агачыннан ясалган кул эшләнмәләрен сатучы Максим исемле егет абыйсы белән "уртак бизнес" булдырганнарын сөйләде. (видеосын безнең инстаграм-сәхифәдә карарга мөмкин).
Безне Чуашия балыннан да авыз иттерделәр, мастеркласста катнашырга чакырдылар. Сүз уңаеннан, ярминкә сәгать кичке 20.00 кадәр дәвам итсә, 19.00 кадәр мастерклассларда төрле эшләнмәләрне ясап карарга мөмкин. (бу хакта шулай ук инстаграмда тулырак сөйләдек).
Әлеге чараларда Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская, премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты.
- Бу фестиваль - шартлар тудыру юлы белән традицияләрне саклап калу мөмкинлеге, дип ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова. - Аның максаты - борынгы ата-бабаларыбызның осталык серләрен өйрәнү һәм яңартылган мәдәни кодны булдыру, диде министр.
Төрле илнең иҗади кешеләрен берләштерү өчен уникаль мәйданчык саналган әлеге фестиваль илдә милләтара татулыкны ныгытуга уңай йогынты ясаячак, дип саный оештыручылар. Фестивальдә Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азиядән халык сәнгать һөнәрчеләр, рәссамнары, дизайнерлар, модельерлары катнаша. Чара Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев