Логотип Идель
Яңалыклар

Халык санын алуда катнашу өчен интерактив форманы тутыр

Тарихта беренче тапкыр онлайн-форматта халык санын алу уза. Статистик мәгълүматларны җыю өчен анкетаны россиялеләр „Дәүләт хезмәтләре“ порталында census.gosuslugi.ru адресы буенча тутыра ала

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Дәүләт хезмәтләре порталында Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен интерактив форманы эшләтеп җибәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тарихта беренче тапкыр онлайн-форматта халык санын алу уза. Статистик мәгълүматларны җыю өчен анкетаны россиялеләр „Дәүләт хезмәтләре“ порталында census.gosuslugi.ru адресы буенча тутыра ала», — диелә хәбәрдә.

Электрон исәпкә алу кәгазен компьютер, планшет яки смартфоннан тутырырга була. Россиядә яшәүче чит ил кешеләре дә, әгәр аларның СНИЛС белән расланган чит ил гражданинының исәп язмасы булса, халык санын алуда катнаша ала.

«Бу безнең илдә беренче цифрлы исәпкә алу. Төп яңалык — Россия халкы тарафыннан „Дәүләт хезмәтләре“ порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Бу опциядән стандарт яки расланган исәп язмасына ия булган 100 миллионга якын россияле файдалана ала», — диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко.      

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Россиянең һәр кешесе анда мөстәкыйль рәвештә яки цифрлы форматта, яки күп функцияле үзәктә, стационар исәпкә алу участокларында катнаша ала. Моннан тыш, йортлар буенча якынча 320 мең кеше йөриячәк.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев