Халык санын исәпкә алу янә күчерелергә мөмкин
Июньдә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хөкүмәтнең имзаланган карарына сылтама белән халык санын исәпкә алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак дип хәбәр иткән иде.
Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары ике атнага күчерелергә мөмкин - аны 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр уздырырга тәкъдим ителә, диелгән Икътисади үсеш министрлыгы проектында. Хөкүмәтнең тиешле закон проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.
Июньдә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы хөкүмәтнең имзаланган карарына сылтама белән халык санын исәпкә алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак дип хәбәр иткән иде.
"2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны уздырырга", - дип билгеләп үтелә хәзерге документта.
Башта халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин ул пандемия сәбәпле 2021 елның апреленә күчерелде, ә аннары - сентябрьгә (Икътисади үсеш министрлыгы агымдагы елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр даталар тәкъдим иткән иде).
Май аенда Федерация Советы вице-спикеры, "Бердәм Россия" партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак халык санын алуны октябрьгә күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясенең старты белән аңлатты. Россия президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, президент инициативаны хуплады, Росстат шулай ук 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр халык санын алуны оештыруга әзер булуларын белдерде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев