Логотип Идель
Яңалыклар

Халыктан аерылмаган Галимҗан Баруди

Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” исеме астында оештырылды.

Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” исеме астында оештырылды. 

Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә. Чараны Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе үткәрде. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында оештырылды. 

Конференция эшендә танылган галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшьлеклеләре, иганәчеләр, татар дин гыйлеме һәм мөселман фикере үсеше тарихы белән кызыксынучылар, иганәчеләр, шулай ук Россия ислам институты һәм Ислам динен кабул итүгә 1100 ел исемендәге Казан мөселман югары мәдрәсәсе шәкертләре катнашты. Галимҗан Баруди, Габденнасыйр Курсави, Гатаулла Баязитов, Шәйхелислам Хәмиди кебек татар дин әһелләренең хезмәтләре, аларның дини мирасны саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше турында фәнни чыгышлар тыңлау белән беррәттән, катнашучылар татар галимнәренең басылып чыккан хезмәтләре, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге”, “Иман” нәшрияты һәм Апанай мәдрәсәсенең киңкырлы эшчәнлеге белән таныша алды. Биредә укучылар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды.

Конференцияне Апанай мәчете мәдрәсәсендә үткәрү юкка түгел: Галимҗан Баруди биредә 1862 елдан алып 1875 елларга кадәр белем алган һәм үзе дә укыткан. Шуннан соң Урта Азиягә китеп белемнәрен арттырган. Аннары Казанга кайткач, әтисе белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салган һәм аны җитәкләгән, бик күп шәкертләрне тәрбияләгән, бик күп дәреслекләр язган. Шунысын ассызыклап әйтергә кирәк, Галимҗан хәзрәт Баруди – татарларны гына түгел, башка мөселман халыкларын да тәрбияләгән, аның шәкертләре арасында гарәпләр дә булган.

Галимҗан Барудиның зур, дәрәҗәле, киң карашлы, гыйлемле шәхес булуы турында үзенең чыгышында беренчеләрдән булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үтте. “Галимҗан Барудиның шәкертләре чит илләрдә дә бар. Мәсәлән, Абдурауф Җума – зур галим, Әл-Әзһар докторы. Ул Галимҗан хәзрәтебезнең шәкертенең шәкерте булып санала. Ибраһим Мурейхи – Бәһрәйнның шәригать казые булып эшли, ул шулай ук Әл-Әзһар докторы, Нәкышбәндия тарикате шәехе, аның чылбыры Галимҗан хәзрәтебездән килә. Ибраһим Мурейхи “Казан галимнәренең иҗазәтләре” дигән өч томлык китап әзерләде һәм ул быел дөнья күрәчәк. Без ул китаптан чылбырларны тикшереп, барлап, киләчәктә күп галимнәребезне өйрәнә алачакбыз. Бу китапны укып, без бик күп кызыклы мәгълүматларга тап булабыз. Мәсәлән, Галимҗан хәзрәт Баруди Җәләләйн тәфсирен Мәрҗани хәзрәтебездән укыган һәм иҗазәт алган. Абдулҗәлил Дур-Димәшки “Күтүбе ситтә”не Галимҗан хәзрәтебездән укый һәм иҗазәткә ия була. Безнең галимнәребез турында еш сөйләргә, аңлатырга кирәк. Алар безнең өчен үрнәк”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров Галимҗан Барудиның яңа гына “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап” басмасын тәкъдим итте. Китап гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителде. Кайбер хәдисләргә аңлатмалар да бирелде. Бу җыентыкта 160 хәдис тупланган.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев: “XX йөз башында ренессанс чорын татар имамнары оештырган. Шулар арасында иң якты йолдыз – Баруди. Чөнки ул 1918 елның маенда мөселманнар Мәскәүдә съезд үткәргән, беренче тапкыр мөфтине мөселманнар үзләре сайлап куя. Алар Галимҗан хәзрәт Барудины сайлый, чөнки мөселманнар иң абруйлы дин әһеле дип аны таныганнар. Россиядә ислам дине буенча иң алга киткән халык татарлар булган. Аның нигезе Болгар дәвереннән килә. Дин безгә Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытта ук килгән, 922 елда исә ислам дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелгән”, – дип билгеләп үтте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев