Логотип Идель
Яңалыклар

«Хатлар йорты» татарча котлауларның яңа коллекциясен тәкъдим итә

«Хатлар йорты» татарча котлауларның яңа коллекциясен чыгарды. Коллекция ике җыелмадан тора.

«Хатлар йорты» татарча котлауларның яңа коллекциясен чыгарды. Коллекция ике җыелмадан тора.

Беренчесе – туганнарга багышланган коллекция. Ассызыклап әйтергә кирәк алучыларның соравы буенча дәү әти һәм дәү әнидән тыш, әбиемә һәм бабама тәбрикләмәләре аерым ясалды. Әлеге җыелмада 15 ачык хат. Барысының да иллюстраторы – Лилия Гәрәева. «Хатлар йорты»ның Лилия белән дуслыгы 2021 елда «Сөембикә» журналы өчен махсус ачык хат иҗат итүдән башланды. Бүген исә Лилиянең сурәтләреннән торган тулы бер җыелма тәбрикләмә дөнья күрде. Шуны да әйтергә кирәк, туганнарга бирелә торган тәбрикләмәләр «Хатлар Йорты»ның иң уңышлы сатыла торган категориясе.

Икенче җыелма – «Кара дуслар» проекты белән коллаборация. «Кара дуслар» күпләргә таныш, төрле мәйданчыкларда Татарстан тормышы һәм татар теле турында кызык контент иҗат итүче популяр медиапроект. Уртак җыелма юморга таянып иҗат ителгән 4 ачык хаттан тора. Аларны кәеф күтәрү, көлдерү, хис уяту максатыннан якыннарга биреп була. «Хатлар йорты» иҗат юлының башыннан ук юморга зур басым ясап эш итә, халык та бу юнәлешне бик яратты.

Әлеге коллекцияне тәкъдим итү 12 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә Горький урамы 27 адресы буенча узачак.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев