Логотип Идель
Яңалыклар

ХАЙ-ТЕК СТИЛЕНДӘ МӘЧЕТ!

Яр Чаллыда хай-тек стилендәге беренче мәчет ачылды. Барлыгы биредә 15 мәчет бар.

Яр Чаллыда хай-тек стилендәге беренче мәчет ачылды. Барлыгы биредә 15 мәчет бар.

фото: nabchelny.ru

Яр Чаллыда "Чаллы Яр" мәчете ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гомәров катнашты. Бу хакта җирле мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсенә сылтама белән KAZANFIRST хәбәр итә.

Ачылу тантанасында Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчеттә вәгазь укыды. Шулай ук ул төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Чаллы Яр" мәчете хай-тек стилендә эшләнгән ике катлы бинадан гыйбарәт. Аның мәйданы 450 кв. м. тәшкил итә. Мәчет 250 кешене сыйдыра. Шулай ук биредә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен шартлар тудырылган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев