Хөкүмәт балалар пособиеләренә өстәмә 55,3 млрд сум акча бүлеп бирде
Хөкүмәт аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр өчен төбәкләргә өстәмә рәвештә 55,3 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Хөкүмәт аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 3-7 яшьлек балаларга айлык түләүләр өчен төбәкләргә өстәмә рәвештә 55,3 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу хактагы боерыкка Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды, дип хәбәр ителә Россия Министрлар кабинеты сайтында.
2021 елда бу ярдәм чарасына инде 199 млрд сум бүленгән иде. Әмма түләүләр бирүнең яңа тәртибе белән бәйле рәвештә өстәмә финанслау таләп ителә. Хәзер, гаиләдәге вәзгыятькә карап, аларның күләме төбәк яшәү минимумының 75 проценты, хәтта 100 процентына да тигез булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр Россия Президенты указы белән 2020 елда гамәлгә кертелде. Аларны аз керемле гаиләләр ала. Май аенда Федераль Җыенга Юлламасында Владимир Путин мондый ярдәмне тагын да адреслырак итү бурычы куйды. Шуңа бәйле рәвештә пособия бирү кагыйдәләре камилләштерелде.
Түләүне дәүләт хезмәтләре порталында электрон гариза биреп, МФЦга яки социаль яклау органнарына барып рәсмиләштерергә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев