Логотип Идель
Яңалыклар

Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

Биредә «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан саф һавада кызыклы күнегүләр, флешмоблар, каналның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә.

19 август 17.00дә «Калейдоскоп» балалар паркында (Гарифҗанов урамы, 2/1) «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан Мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә үткәрә. Әлеге мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

Биредә «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан саф һавада кызыклы күнегүләр, флешмоблар, каналның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Яхшы кәеф, энергия алу өчен безгә кушылыгыз!

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, 
башланып китте. Узган ел аның дәвамында 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены буенча мастер-класслар үтте. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.

Чарага җыелу вакыты: 16.30, бәйрәмнең төп өлеше 17.00дә башлана.

Нәрсә: «ШАЯН Тиззарядка»
Кайда: «Калейдоскоп» балалар паркы (Гарифҗанов урамы, 2/1)
Кайчан: 19 август, 17.00

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев