Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: Казан паркларында балалар зарядкасы һәм керәшен биюе буенча мастер-класс

Август һәм сентябрь айларында Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәвам итәчәк. 18 нче августта мастер-класс «Чулпан» мәдәният йорты каршында узачак, 28 нче августта «Черек күл» паркында импровизация буенча дәресне Нурбәк Батулла үткәрәчәк, ә 30 нчы августка татар биюе буенча мастер-класс планлаштырылган

Август һәм сентябрь айларында Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәвам итәчәк. 18 нче августта мастер-класс «Чулпан» мәдәният йорты каршында узачак, 28 нче августта «Черек күл» паркында импровизация буенча дәресне Нурбәк Батулла үткәрәчәк, ә 30 нчы августка татар биюе буенча мастер-класс планлаштырылган. Булачак чараларны Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җиткерде.

Моннан тыш, Казан Мэриясенә «Шаян ТВ» телеканалы һәм «Туганайлар» керәшен мәдәни-агарту газетасы вәкилләре татар телендә дәресләр оештыру инициативасы белән мөрәҗәгать иттеләр, дип сөйләде Г.Сәгыйтова. Әйтик, 19 нчы августта «Калейдоскоп» паркында балалар өчен «ТизЗарядка» булачак, ә сентябрьдә Декабристлар урамындагы Фестиваль бульварында барлык теләүчеләрне керәшен биюенә өйрәтәчәкләр.

Бу сезонда Казанның паркларында, яр буйларында һәм җәяүлеләр урамнарында 6 ачык мастер-класс һәм «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, бию аэробикасы, брейк-данс һәм татар халык биюе буенча перформанслар узды, дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.

Татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗади һәм спорт дәресләре сериясе 2021 елдан бирле үткәрелә. Узган ел татар телендә 14 бию һәм спорт дәресе үткәрелде. Казан Мэриясенең татар телендә ачык иҗади дәресләр үткәрү тәҗрибәсе белән республиканың башка шәһәрләрендә дә кызыксындылар. Аерым алганда, Алабугада «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ике дәресе узды, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев