Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: Нүрбәк Батулладан – импровизация

Чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы. Импровизацияне биюче, хореограф, балетмейстер, «Алтын битлек», Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Нүрбәк Батулла алып барачак.

28 августта 18.00дә «Черек күл» паркында бию импровизациясе узачак. Чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы. Импровизацияне биюче, хореограф, балетмейстер, «Алтын битлек», Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Нүрбәк Батулла алып барачак.
Чара җанлы музыка астында узачак. Биючегә музыкантлар Ислам Вәлиев һәм Сугдэр Лудуп ярдәм итәчәк. Мастер-класста катнашучылар эзләнүдә булачак. Перформанс барышында Нүрбәк Батулла әкият укыячак. Аның тексты тамашачылар күз алдында, аудиоформатта язылып, музыкага әвереләчәк. Һәркем әлеге көйгә импровизация башкара алачак. Чарага керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, старт бирелде. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, егетләр татар биюе, балалар өчен зарядка буенча барлыгы 8 мастер-класс оештырылды.

Сезне барыгызны да әлеге мастер-класска ирекле рәвештә хәрәкәтләнергә, тәнне тоярга өйрәнергә, уйларны тәртипкә салырга чакырабыз. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәйнең соңгы аен күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!

Нәрсә: бию импровизациясе
Кайда: «Черек күл» паркы (амфитеатр)
Кайчан: 28 август, 18.00

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев