Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты керәшен биюе буенча мастер-класс белән тәмамланачак

15 нче сентябрьдә Казанда татар телендә керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. «Харәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы дәрес әлеге сезонда соңгысы булачак.

15 нче сентябрьдә Казанда татар телендә керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы дәрес әлеге сезонда соңгысы булачак.

Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак. Алар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәкләр.

Чара «Фестиваль» бульварында узачак, дәрес 17:30 сәгатьтә башлана. Мастер-класска керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Мастер-класс керәшен мәдәни-агарту газетасы белән берлектә шәһәр Мэриясе тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча мастер-класслар оештырылды.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев