“Әхсән хатлары” китабы чыгуы уңаеннан очрашу узачак
30 март көнне 14.00 сәгатьтә “Әхсән хатлары” китабы чыгу уңаеннан, Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашуыда очрашу узачак.
30 март көнне 14.00 сәгатьтә “Әхсән хатлары” китабы чыгу уңаеннан, Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашуыда очрашу узачак. (“Татмедиа”, 1 кат,брифинг-зал).
Китап Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан тора.
“Хат бит ул – күңел сафлыгы, йөрәк ярасы, җан авыртуы... Анда барысы да төбенә кадәр әйтелә һәм ачыла...
Хат эчендә нечкә, сентименталь-лирик кичерешләр дә, көчле пафослы публицистика да булырга мөмкин”, дип яза Әхсән Фәтхетдинов.
Китапта Равил Фәйзуллин, Рифхат Якупов һәм Зөфәр Бәшировларның шәхси архивындагы фотолар да урнаштырылган. 36 хатның һәрберсендә халык рәссамының уй-фикерләре, дөньяга карашы ачык чагылыш тапкан. 1000 данә тиражда басылган китап үз укучыларын тиз табар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев