Логотип Идель
Яңалыклар

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН КИТАПХАНӘЧЕСЕ. Ул нинди?

"Мин кечкенәдән китапханәче булырга хыялландым. Минем өчен китапханәче үзенең почмагында тыныч кына утырып китаплар укыган, һәм аларны балаларга һәм яшьләргә киңәш иткән кеше буларак санала иде. Әмма тора-бара барысы да...

    "Мин кечкенәдән китапханәче булырга хыялландым. Минем өчен китапханәче үзенең почмагында тыныч кына утырып китаплар укыган, һәм аларны балаларга һәм яшьләргә киңәш иткән кеше буларак санала иде. Әмма тора-бара барысы да башкача булуын аңладым", - дигән иде миңа китапханәче һөнәренә укыган танышым. Хәзер ул башка өлкәдә эшли. 

     "Китапханәче һөнәрен куркып кына сайладым"

  Чыннан да, хәзерге заман китапханәчесе нинди соң ул? Бүген, 27 май - Бөтенрусия китапханәчеләр көнендә шул хакта сөйләшербез.

    Раилә Каюмова - Биектау районыннан. Китапханәче һөнәренең серләренә төшенеп кенә килүенә карамастан, бу өлкәне яратырга да өлгергән. Үзе турында тыйнак кына "Китапханәче эшен тәкъдим иткәндә куркып кына барган идем", - дип сөйләп китте.

-    Бертуган апам, аннан соң аның кызы шунда эшләгәч, аларның хезмәтен күреп соклана идем. Нинди зур байлык арасында утыра бит алар! Китапны бернинди компьютерга да алыштырып булмый инде... Балачактан китапханәче белән укытучы минем өчен иң укымышлы, иң дәрәҗәле кеше булып санала, - ди Раилә ханым. 

"Яшьләр китап укысын өчен нишләргә?" - дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:

- Мин үземне чынлап торып китапханәче дип саный алмыйм әлегә, шулай да тырышам инде. Мин эшләгән авылда руслар, татарлар, һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Яшьләр мәктәптә укыганда еш йөриләр, билгеле. Соңыннан инде, чынлап китап яратучылары гына кала икән. Бу сорауга җавапны минем үземнең дә эзләп табасым килә...

Классикларга мәхәббәт уяткан

  Лилия Галиева - Ижау шәһәреннәнКитапханәче һөнәрен 1994 елда ук яратырга өлгергән. Күп еллар дәверендә үзе өчен яңа якларын да ачкан:

 - Үткәннәргә кире кайтып булса, укытучы булып эшләр идем, минем ул балачак хыялы иде. Ә мин бик яхшы кешеләр белән эшләдем, хәзер дә ямь табарга тырышам. Бу һөнәр мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте, шулай ук тормышка да икенче карашлар тәрбияләде. Мәктәптә укыганда классикларыбызны да тиеш булганга гына укыйсың бит инде? Ә китапханәче булгач, аларны үзем өчен яңа яктан ачтым. 

   Югары уку йортында алган белемем югалмады, мин аны 27 ел дәверендә кулланырга тырыштым, хәзер дә кулланам. Мин балалар бүлегендә эшлим (педагогия институтын бетердем).

Китапханәче - заман белән бергә атлаучы

    Тәгъзимә Галиева - Саба районыннан. Ул китапханәче образын болай дип сурәтләде:

- Хәзерге заман китапханәчесе  барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш. Кеше белән уртак фикер таба белергә, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиеш.

    Китапханәчеләр көнен башка елларда төрле шәһәрләргә экскурсияләргә барып, тату үзәк китапханә коллективы белән матур итеп бәйрәм итә идек. Вәзгыятькә карамастан, күңелдә бүген дә бәйрәм рухы.

Китапханәче бер урында утыручы түгел! 

    Раил Гатауллин, китапханәче булмаса да, бу һөнәр белән яхшы таныш. Ул - меңләгән татарны берләштергән "Әдәби марафон"ны оештыручы да. Аның фикере дә кызыклы:

-    Әдәби марафонда катнашучы китапханәчеләр шактый, сан белән әйтсәк, 10-15 процент алып тора. Араларында яшьләр дә бар. Әмма яшьләр алар нигездә медиа контентка игътибар бирәләр: видео-аудио, активлык яраталар. Китапханәче образын көне буе бер урында хәрәкәтсез утыручы дип күзаллыйлар. Хәзерге заман китапханәчесе медиа/аудио китаплар белән эшли, бер урында гына тормый. Моны аңлаган яшьләр китапханәче һөнәрен сайлыйлар да.

Китапханәче - тарихны белүче

   Яшьләрнең дә фикерен белик. Әлфинә Газизова (тәрбияче һәм башлангыч сыйныф укытучысына укыган):

-  Минем фикеремчә, хәзерге заман китапханәчесе ул, иң беренче чиратта, тарихны белүче. Чөнки, безнең язучылар (барсы да) язып кына утырмаганнар бит инде, кайсыдыр балачагыннан, ә кайсысы картайган көннәрендә генә яза башлаганнар. Димәк, күпме юллар үтеп, тормышны аңлап, күреп, өйрәнеп бетергәч кенә шушы эшчәнлекне башлаганнар. Үзе үк әйтеп тора, язмалары шушы тормышта яшәү өчен безгә бер терәк булачак. Ә китапханәче бу нечкәлекләрне белмәсә яшь дәвер дә тарихны белмиячәк дигән сүз. Икенчедән, аның күзләре янып торучан. Аның шул күзләрендәге серне белер өчен укучы китапка ябышыр. Өченчедән, һәр өлкәдә эшләүче кешеләр кебек үк ул алга һәм алдан баручы. Аннан бөркелгән нур әллә кайлардан күренеп торырдай. Юлыннан язган юлчы шул утка якынаеп, сихри сүзләр язылган битләрне ача-ача юанып, алга атларга көч табыр. Дүртенчедән, көч, энергия, дөньяда яшәү теләге ташып торучы һәм әлбәттә туры юл күрсәтүче. Бу катлаулы вә ашыгып әйләнүче дөньяда, күңел тынычлыгын, җанга шифаны төрле язмалар аша табып булуны искәртеп торучы.

Миләүшә Багутова (укучы): 

-  Яшермим, мин китапханәгә аз йөрим. Шуңа да карамастан, детектив жанрындагы китапларны укыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресен яратам, ә бигрәк тә укыган әсәрләргә анализ ясау, образлар турында сөйләшү ошый. Хәзер яшьләрнең күбесе интернетта гына утыра, шуңа күрә электрон китаплар популяр дип уйлыйм.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев