Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәзинә» галереясенә март аенда бушлай килергә мөмкин

Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның әсәрләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли

31 нче мартка кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бушлай була алалар.

Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның әсәрләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. 3 нче мартта Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган тагын бер күргәзмә ачылачак.

Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 дән 18:00 гә чаклы эшли, пәнҗешәмбе – 11:00 дән 20:00 гә кадәр, дүшәмбе – ял көне.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев