Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәзинә» галереясы сәнгатькә багышланган квиз башлап җибәрә

Казан Кремлендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы яңа проект – сәнгатькә багышланган арт-квиз башлап җибәрә.

Казан Кремлендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы яңа проект – сәнгатькә багышланган арт-квиз башлап җибәрә. «Сәнгать турында без нәрсә беләбез?» дип исемләнгән интеллектуаль уен галерея диварларында ай саен уздырылачак.

«Беренче интеллектуаль викторинаны без быел май аенда Музейлар төне вакытында башлап җибәрдек. Квиз зур уңыш белән узды һәм без бу тәҗрибәне кабатларга булдык. Иң кызыгы - катнашучылар сорауларга җавапларны белмәсә, сәнгать турында алар монда ишеткән фактлар аларның хәтерендә озакка калачак. Узган тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең Татарстанда яшәүчеләр арасында чын сәнгать экспертлары бар», – дип билгеләп үтте проектның кураторы Эльвира Моратова.

Квиз иң яхшы традицияләрдә узачак. Катнашучыларны дөньякүләм танылган һәм җирле рәссамнар һәм аларның картиналары турында ун раунд көтә. Килүчеләргә шулай ук сәнгать дөньясындагы соңгы яңалыкларны, фильмнар һәм хәтта мемларны яхшы белү дә ярдәм итәчәк. Аерым раунд галереянең истәлекле хәзинәләренә – даими һәм вакытлы күргәзмәләр экспонатларына багышлана.

Якындагы уен пәнҗешәмбе, 21 июльдә, 18.30 сәгатьтә булачак. Биш команданың бер өлеше булу яки бер төркем белән теркәлү өчен алдан язылырга кирәк. Билетлар Пушкин картасы буенча да бирелә.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев