Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәзинә» галереясында «Сугыш һәм тынычлык» дигән күргәзмә ачыла

Анда 50 гә якын сәнгать картинасы һәм монументаль әсәр тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сугыш һәм тынычлык» күргәзмәсе ачыла. Анда 50 гә якын сәнгать картинасы һәм монументаль әсәр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә проекты ике истәлекле датага – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлана. Экспозиция хәзерге иҗат эшлеклеләренең сугыш темасына мөнәсәбәтен күрсәтә, аның турында хәтер һәр гаиләдә диярлек сакланган.

Эшләрнең авторлары – Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы Александр Быстров һәм аның укучылары Роман Абдуллин, Чермен Гугкаев, Марат Кесаев һәм Сергей Некрасов. Алар Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә һәм вернисажларда даими катнашучылар булып тора, берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелгәннәр.

«Сугыш һәм тынычлык» күргәзмәсе Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Екатеринбургта узды инде.

Казанда күргәзмә 7 нче июльдә 16:00 сәгатьтә ачылачак, анда керү – барлык теләүчеләр өчен ирекле. Күргәзмәне 14 нче августка кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев