Логотип Идель
Яңалыклар

Киләсе атна башында Татарстанда җылыта башлаячак

Соңгы вакытта Татарстанда күзәтелгән салкын һава торышын җылы көннәр алыштырачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, алдагы тәүлектә, 23 июньдә, һава торышы үзгәрешсез калачак. Республикада болытлы һәм аязучан болытлы булачак. Урыны белән бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә +4..+9, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, шулай да көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез +5..+10 градус булса, көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе температураның тагын берничә градуска күтәрелүе көтелә. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +19..+24 градус тәшкил итәчәк.

«Киләсе атна башында, 26-27 июньдә, явым-төшем ихтималы аз. Термометрның терекөмеш баганасы +20..+26 градуска кадәр күтәреләчәк», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразында.

Чыганак: Татар-информ

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев