Логотип Идель
Яңалыклар

«Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без»!

Һәр елны апрель аенда Буа шәһәренең академик Роальд Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә Татарстанның Халык шагыйре Ренат Хариска багышланган «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дигән фәнни-гамәли конференция уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

Һәр елны апрель аенда Буа шәһәренең академик Роальд Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә  Татарстанның Халык шагыйре Ренат Хариска багышланган «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дигән фәнни-гамәли конференция уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. 

Ренат Харисны юбилее белән котларга һәм конференция эшендә катнашырга профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин; филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Җамал Вәлиди һәм Мәҗит Гафури премияләре лауреаты Фоат Галимуллин; философия фәннәре докторы, Татарстан халыклары Ассамблеясының  идарә башлыгы Константин Яковлев; “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин;  шагыйрә Фәүзия Галиуллина кайтты.  Шулай ук   Ренат Харис конфренциясендә Буа  төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр: Казандагы Буа якташлыгы Президенты урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ислам Әхмәтҗанов; Хөсәен Ямашев исемендәге журналистлар премиясе лауреаты, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе директорының  радио буенча  урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов; Россия Федерациясенең  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы Раил Зыятдинов; шагыйрь, Намык Кемаль һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшрияте мөхәррире Рифат Сәлахов  та катнашты.  Юбилярны Казанның Буа якташлыгы җәмгыяте исеменнән җәмгыятьнең идарә әгъзасы Наил Шәмиев котлады. 


Мәктәпнең «Сәнгатьне күрү» музеенда  конференция уңаеннан күргәзмә оештырылган. Үзе укыган мәктәбенә һәм  әлеге музейга Ренат Мәгъсум улы өр-яңа картиналарын  бүләк итте. Буа муниципаль районы  башлыгы Ранис Камәртдинов исеменнән Ренат Хариска котлаунамә тапшырылды.
«Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дигән фәнни-гамәли конференциядә республиканың төрле районнарыннан барлыгы йөздән артык укучы катнашкан. Шуларның икенче турга узганнары мәктәпкә чакырылды.    Конференция өч секциягә бүленеп эшләде. Аларның бер төркеме Ренат Харис иҗатында туган телне, илне саклау проблемаларын, икенчеләре Ренат Харис иҗатында халыклар бердәмлеген өйрәнгән. Ә өченче секциядә катнашучылар  Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрдә  сәнгатьле уку бәйгесендә ярышты.  Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Традицион рәвештә үткәрелеп килгән әлеге конференциянең төп максатларының берсе, сәләтле укучыларны барлау. Ренат Харис  ел саен әдәбиятта, музыкада һәм сынлы сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларга үзе исемендәге премияләр тапшыра.   Быел премия академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары  Алия  Абдуллина һәм  Камилә  Сафинага тапшырылды.  Шулай ук лауреат исеменә  Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе” нең 9 нчы сыйныф укучысы  Нәфисә Ханмурзина,    Буа шәһәре 5 нче гимназиянең  3 нче сыйныф укучысы  Юлия Орлова,  Буа шәһәре 2 нче лицейның  8 нче сыйныф укучысы Анастасия Тухланкина лаек булды.

Мөршидә Җиһан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев