Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы төшәчәк
Бу атнада Татарстанда температура +25..+26 градус тирәсендә сакланса, киләсе атнада аларның бераз түбәнәюе көтелә
Бу атнада Татарстанда температура +25..+26 градус тирәсендә сакланса, киләсе атнада аларның бераз түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, республика территориясе төньяк циклон перифериясендә кала. Яңгырлар ихтималы аз: явым-төшем 25 июньдә Татарстанның көнчыгышында гына көтелә. Төннәрен термометр баганалары +10..+15 градус, көндезләрен +20..+26 градус күрсәтәчәк.
Киләсе атна башында республикада яңгырлар һәм яшеннәр көтелә. Төньяк һава агымнары йогынтысында температура 27 июньдә көндез +19..+24 градустан югары күтәрелмәячәк. Ә 28 июньдә +17..+22 градус җылылык көтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев