КИЛӘСЕ ЕЛДА 18 МИЛЛИОН КЕШЕНЕ КОРОНАВИРУСКА ТИКШЕРӘЧӘКЛӘР
2022 елда коронавируска тест ясау ким дигәндә 18 миллион россиялегә таләп ителәчәк.
2022 елда коронавируска тест ясау ким дигәндә 18 миллион россиялегә таләп ителәчәк. Анализга ихтыяҗ 2024 елга кадәр сакланачак. Мондый мәгълүмат гражданнарга якындагы өч елга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы проектында чагылыш таба. Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган.
Шулай итеп, Сәламәтлек саклау министрлыгы исәпләүләренә караганда, тестның уңай нәтиҗәсе очрагында хастаханәгә озату киләсе елда 1,6 миллионнан артык авыруга кирәк булачак. COVID-19 кичергәннән соң киңәйтелгән диспансеризация 8,6 миллион россиялегә, ә тернәкләндерү үтү - тагын 100 мең пациентка таләп ителәчәк.
Мәҗбүри медицина иминияте фонды (ФОМС) хисабына 2022 елда 705 мең авыруны, 2023 елда 231 мең һәм 2024 елда 75 мең авыруны хастаханәгә салу чыгымнары капланыр дип көтелә. Шул ук вакытта хөкүмәткә резерв фондыннан өстәмә рәвештә 2022 елда 916 мең кешене , 2023 елда - 905, 2024 елда - 832 мең авыруны хастаханәгә салуны финансларга туры киләчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев