Логотип Идель
Яңалыклар

Киләсе елда ярлылыкның чиге нинди булачак?

Дәүләт Думасы 2023 елда яшәү минимумын 14 375 сумга кадәр арттыру турында закон кабул итте.

Дәүләт Думасы 2023 елда яшәү минимумын 14 375 сумга кадәр арттыру турында закон кабул итте.

Министрлар Кабинеты аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, яшәү минимумы күләме 2023 елга (14 375 сум) һәм 2024 елга (15 049 сум) фаразлана торган ярлылык чигеннән чыгып билгеләнә. Әлеге инициативаны Дәүләт Думасына 28 сентябрьдә керттеләр. Закон проектын 26 октябрьдә беренче укылышта, 22 ноябрьдә икенче укылышта хупладылар.

22 сентябрьдә Хезмәт министрлыгы яшәү минимумын, шулай ук хезмәт хакының минималь күләмен арттыру тәкъдиме белән чыкты. Ведомствода билгеләп үткәнчә, 2023 елда минималь хезмәт хакын 16 242 сумга, ә яшәү минимумын 14 375 сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

Минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон проекты шулай ук Дәүләт Думасына 28 сентябрьдә кертелгән. 26 октябрьдә аны беренче укылышта хупладылар.Минималь хезмәт хакы арту белән кайбер социаль түләүләр, шул исәптән балалары булган мохтаҗ гаиләләр өчен түләүләр һәм пенсияләргә региональ өстәмәләр артачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев