Логотип Идель
Яңалыклар

Киләсе елга БДИ көннәре билгеләнде

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы вакытларын тәкъдим итте.

БДИны тапшыруның төп вакыты киләсе елда 26 майдан 1 июльгә кадәр булачак.  Имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләрдән сынауларны 20 марттан 19 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр. Өстәмә тапшыру көннәре – 6-19 сентябрьдә була. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы вакытларын тәкъдим итте.

БДИның төп дулкыны 26 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырудан башлана. Чит телләр буенча телдән БДИ тапшыру 16 һәм 17 июньдә, информатика буенча БДИ – 19-20 июньдә булачак.

Рус теле буенча имтихан 29 майга билгеләнгән. База һәм профильле математика буенча БДИны бер көндә – 1 июньдә уздыру планлаштырыла.

Тарих һәм физикадан БДИ 5 июньгә, җәмгыять белеменнән 8 июньгә, биология һәм чит телләр буенча язмача өлеш 13 июньгә куелган.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев