Логотип Идель
Яңалыклар

Кимегәннән-кимиләр: 5 ел эчендә ветераннар өчләтә азайган

Татарстанда бүгенге көндә 17 938 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә.  Әмма аларның саны көн дә кими бара.

Татарстанда бүгенге көндә 17 938 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә.  Әмма аларның саны көн дә кими бара. Әле 25 апрельдә генә бу сан 18 017 булган. Ә соңгы 5 ел эчендә дәһшәтле вакыйгаларда катнашучылар һәм шаһитлар саны өч тапкырга кимегән (2017 елда республикада 54 844 ветеран булган). Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Шуңа да инде бөртек-бөртек кенә кала барган ветераннарга һәрдаим ярдәм һәм игътибар күрсәтелә. Ә инде арабыздан киткәннәр турында якты истәлекләр кадерләп саклана.

Ветераннарны кайгырту максатыннан республикада төрле чаралар тормышка ашырыла. Алар медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү, диспансер тикшеренүләре үткәрелә,  стационарларда дәвалану узу өчен ветераннарга махсус палаталар булдырылган, санатор-курорт дәвалавын алу мөмкинлеге бирелә, социаль хезмәт күрсәтү оештырыла. Моннан тыш, ветераннарга төрле ташламалар каралган, аларның барысы да фатир белән тәэмин ителгән, торакларында ремонт ясала һ.б.


Белешмә өчен: Татарстанда 353 Советлар Союзы герое исәпләнә, шуларның 185е тумышы белән безнең республикадан, 168е тормышы Татарстан белән бәйле кешеләр. Барлыгы Татарстаннан Бөенк Ватан сугышына 700 мең кеше чакырылган, шуларның 378е меңе сугыш кырларыннан кире кайтмаган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев