Логотип Идель
Яңалыклар

"Кино төне"ндә - бушлай кинолар

28 август көнне Казан Бөтенроссия “Кино төне” чарасына кушылачак.

28 август көнне мәркәзебез Казан Бөтенроссия “Кино төне” чарасына кушылачак.

Зәйни Солтан мәйданында һәм “Мир” кинотеатрында махсус программа әзерләнгән. Чарага килүчеләрне викториналар һәм фильм күрсәтүләр көтә. "Кино төне" Россия халык әкиятенә нигезләнеп төшерелгән "Конёк-Горбунок" күрсәтү белән ачылачак. Аннары Пальма кушаматлы эт һәм Коля исемле малай арасындагы дуслык турында  “Пальма” гаилә драмасы. "Кино төне" янгын сүндерүчеләр отрядының Карелия урманнарын уттан коткару турындагы “Огонь” фильмы белән тәмамланачак.

Зәйни Солтан мәйданындагы чара 19:30 сәгатьтә викторина белән башланып китәчәк, фильмнар исә 20.00 сәгатьтә тәкъдим ителә башлый. "Мир" кинотеатрында исә фильмнарны 18.00 сәгатьтән карап булачак.

Чыганак: Татаркино

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев