Яңалыклар
«Кино вакыты»: Кабан күле яр буена фильм карарга килегез
Кабан күле яр буенда ачык һавада фильм карау традициясе дәвам итә.
9 август, чәршәмбе көнне, экологиягә бәйле 2 документаль фильм (12+) күрсәтелә.
«Леспублика» фильмы (45 минут бара) кеше белән табигать арасындагы гармония турында. Режиссеры - Асия Васкез
20 минутлык «Тигирек» фильмында Алтай краеның 36 кешелек бер авыл язмышы күрсәтелә. Режиссеры - Эдуард Мартынов.
Әлеге фильмнар җыентыгы «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») төбәкара кинопермиясе каталогыннан тәкъдим ителә.
Сеанс 20:00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев