Логотип Идель
Яңалыклар

Кинотеатрда «Мәхәббәт FM» комедиясе күрсәтелә

12 ноябрь көнне режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» комедиясенең видеоязмасы күрсәтеләчәк.

Спектакльнең премьерасы 2013 елның 5 октябрендә булды. Ул бүгенге көнгә кадәр театр репертуарында. 
Шул ук көнне «Мәхәббәт FM»да төп рольләрнең берсен – Фирзәтне уйнаган актер – Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов белән очрашу узачак.
Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

Чара һәр якшәмбе 12 сәгатьтә башлана. 

"ТатарКино" матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев