Логотип Идель
Яңалыклар

Кинотеатрлар тамашачысын югалтмаячак

Россия тамашачылары кинотеатрларда үзебезнең ил һәм чит ил киносын күрә алачак.

Соңгы вакытта Россия күпсанлы тыюларга дучар булды. Ул тормышның барлык өлкәләренә дә кагылган күк, сәнгатьне дә читләтеп узмады. Ләкин, Россия тамашачылары, санкцияләргә һәм Россия фильмнарын күрсәтүне гамәлдән чыгару буенча билгеле бер компанияләрнең гамәлләренә карамастан, кинотеатрларда үзебезнең ил һәм чит ил киносын күрә алачак. Бу мәсьәләгә Россия Мәдәният министрлыгының кинематография һәм цифрлы үсеш департаменты директоры Светлана Максимченко ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, яшь режиссерларның  чит ил фильмнарын, документаль һәм режиссерлык эшләрен Россиядә карау мөмкин булачак. 

Чит ил сәнгате генә түгел, үз фильмнарыбыз  да кинотеатрларга кире кайта ("Финник" проекты һәм сугыш белән бәйле "Беренче Оскар" драмасы шундыйлардан). Киләчәктә эре премьералар күп көтелә, дип искәртеп үтте Светлана Максимченко. Мәсәлән, Алексей Балабановның "Брат" һәм "Брат–2", Клим Шипенконың "Холоп" һәм "Салют–7" фильмнары, тамашачыларның яраткан мультфильмнары һәм гаилә картиналары.

Мәдәният министрлыгы вәкиле шулай ук Россия кинотеатрларында концертларның, спектакльләрнең һәм спорт ярышларының язмаларын һәм турыдан-туры трансляцияләрен дә күрергә мөмкин булачак, дип өстәде. Максимченко ассызыклаганча, Голливуд производствосы ленталарын тамашачыларга онлайн-кинотеатрларда карарга мөмкин.

Чыганак: ТАСС

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев