Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Кишерле манник әзерлибез

    Берәр нинди тәм-том әзерлисе килсә, иң җиңел һәм тиз әзерләнә торган әйберләрнең берсе - манник. Хәзер кишер алучылар күп булганга кишер маннигы рецепты белән уртаклашырга булдык.


    Кирәк булачак:
     1 стакан сөт, 1,5 стакан манный ярмасы, 50 грамм акмай, 1 стакан шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй калагы сода (аш серкәсе белән сүндерелә), 3 йомырка, чәй калагы очында ванилин, бер уртача зурлыктагы вакы кыргычтан кырылган кишер.

    Реклама

    Аерым савытта манныйны җылы сөткә кушып болгатабыз һәм бүртсен өчен 1 сәгатькә калдырып торабыз. Икенче савытта (яки блендер савытында) 3 йомырка, йомшарган акмай, шикәр, тоз, сода, ваниль салып яхшылап туглыйбыз һәм вак кыргычтан кырып кишер өстибез. Шунда ук бүрткән манныйны өстибез һәм болгатабыз. Таба төбенә пешерү өчен махсус кәгазь җәябез, табаның читләрен майлыйбыз. 

    200 градус кызулыктагы мичтә 30 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, табадан алып кисеп, өстенә тәмле кайнатма яки каймак салып чәй эчәбез.
    Искәрмә: сөт урынына кефир кулланырга мөмкин. Камыры артык сыек булып чыкса, бераз он яки манный өстәп җибәрергә була. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!