Логотип Идель
Яңалыклар

«Китап-фест» һәм мәдәни мохит: паркларда һәм скверларда казанлыларны җәйге программа көтә

Җәй көне казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары өчен мәдәни чаралар планлаштырылган, алар арасында музыкантлар чыгышлары, лекцияләр һәм фестивальләр бар.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

«Быел шәһәр халкын теләсә нинди зәвыкка бай мәдәни программа көтә. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табар дип ышанам, ә оештыручыларга уңышлы эш телибез. Бу бик күп кунаклар һәм шәһәрлеләр белән зур, җаваплы һәм авыр хезмәт. Мин тагын бер кат ассызыклыйм: иң мөһиме – куркынычсызлык мәсьәләсе», - дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин. 

«Китап-фест»

«Черек күл» паркында 7 нче июньдә рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган Казан «Китап-фест»ы узачак. 

Программада китап кыстыргычлары һәм рәсем ясау буенча төрле мастер-класслар, Казан мәдәният институты профессоры белән лекторийлар, оркестр чыгышы, китап күргәзмә-сату, Казан буйлап VR-экскурсияләр, шулай ук мәхәббәт турында популяр романнар авторы һәм онлайн-әдәбият йолдызы Асей Лавринович белән очрашу булачак. 

Мәдәни чәршәмбеләр 

Җәй дәвамында чәршәмбе көннәрендә «Черек күл» паркында, Горький паркында һәм башка иҗтимагый киңлекләрдә шәһәр коллективлары һәм чакырылган спикерлар катнашында чаралар, лекцияләр һәм мастер-класслар узачак. Темалар атна саен үзгәрәчәк. 

Июнь аенда оркестр башкаруында кинофильмнардан музыкалар белән кичәләр, халык уен кораллары оркестрыннан мастер-класслар белән программа, «Аник» төркеме һәм Игнат Изотов чыгышы белән яшьләр чәршәмбесе узачак. 

Июль аенда гаилә һәм бию чәршәмбесе, квиз һәм «Икеләтә бәхет» игезәкләр фестивале планлаштырылган. 

Август аенда Казан комикларыннан стендап кичәсе, Казанның тормыш яменә йөрүчеләр көне, шулай ук сәнгать белгечләреннән һәм тарихчылардан лекцияләр циклы узачак. Парк кунаклары арасында призлар уйнатылачак. 

Моннан тыш, бу җәйдә «Урын гение» проекты кысаларында атна саен чаралар яңа локациядә – П.И.Чайковский исемендәге яңартылган 1 нче балалар музыка мәктәбенең яңартылган ишегалдында узачак. Мәйданчык мәктәп капиталь ремонтланганнан соң барлыкка килде, анда агач сәхнә һәм 200 урынга исәпләнгән импровизацияләнгән тамашачылар залы бар. 

Җәй дәвамында мәйданчыкта La Primavera, «Казан нуры» оркестрлары, «Фантазия» джаз-оркестры, Казан консерваториясенең опера студиясе, Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак. Ишегалдының барлык чараларына керү мәйданчык тулганчы ирекле.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев