“КИТАП” РАДИОСЫНЫҢ ТӘҮГЕ ПРОЕКТЫ!
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында унсигез яше тулганнар өчен махсус әдәби-музыкаль кичә оештырылачак. “Мин матурлык эзләп йөрим җирдән...” проектының идея авторы Лилия Кадыйрова.

Лилия “Китап” радиосының башкарма продюсеры. Лилияне социаль челтәрләр аша шигырь укырга яратканын беләбез. Шулай ук Лилия “Идел” журналының ютубында “Мин авылда калам...” проектын да уңышлы алып бара.
5 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә узачак кичәдә шагыйрьләр; Ренат Галиәскәр, Эльмира Җәлилова, Халисә Ширмән әсәрләрен Лилия Кадыйрова «MINGAZOV» кавер төркеме чыгышларына кушып шәхсән үзе яңгыратачак. Проект авторлары белдергәнчә, әдәби-музыкаль кичәнең максаты татар мәдәниятен популярлаштыру. Яшьләр аудиториясенә татар моңы һәм сүзен заманча җиткерү.
Кичәгә әзерлек турында "Идел"нең ютуб каналында
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев