Логотип Идель
Яңалыклар

Китап йортында "Сәнгать төне"

Программада - лекция, шигырь кичәсе, төнге экскурсия, күргәзмә, фатирник.

Татар китабы йорты "Сәнгать төне" программасын тәкъдим итте. 4 нче ноябрьдә узачак программада – лекция, экскурсия, күргәзмә, фатирник.

18:00 — ТАТАР АКЧАЛАРЫ || Лекция һәм күргәзмә.
Артур Галимҗанов татар нумизматикасы коллекциясе турында сөйләячәк һәм шәхси тупланмаларын тәкъдим итәчәк.

19:30 — ШӘРИФ АБЫЙЛАРДА КИЧ || Квартирник.
Гитарада җырлар, фортепиано янында моңлану, язылмаган шигырьләрне уку, «Өчпочмак» уенында качырып кына тычкан ашату, чәй эчә-эчә вакытны оныту һәм башкалар.

21:00 — «КУТУЙ&ТАКТАШ КИЧӘСЕ» || Шигъри реконструкция.
1930 елның 15 маенда Татар мәдәнияты йортында Такташ белән Кутуйның шигырь кичәсе оештырылган. Шул чараны кабатлап карыйбыз. 1930 ел вайбларын тоемлар өчен бер мөмкинлек. Даһиларның шигырьләрен бүгенге шагыйрьләр һәм хәтта тамашачылар да укыячак.

22:00 — ТӨНГЕ ЙОРТ || Экскурсия.
Татар китабы йортының серле почмаклары буйлап экскурсия яңа күргәзмәләрнең геройлары Нургали Надиев һәм Мөхәммәд Идрисовка багышлана. Җәлил бу йортның кайсы бүлмәләрендә йөргәнен, кулъязмалары кайда калганын белерсез.

Чыганак: Татар китабы йорты

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев