Логотип Идель
Яңалыклар

КИТАПХАНӘГӘ ДӘ QR-КОД БЕЛӘН

Яңа тәртип уку залларында булганда гына түгел, ә учреждениедә чаралар уздырганда да гамәлдә булачак.

15-нче ноябрьдән ТР Милли китапханәсенә керү бары вакцинацияне яисә соңгы 6 ай эчендә авырганны раслаучы QR-код күрсәткәндә генә мөмкин булачак. Яңа тәртип уку залларында булганда гына түгел, ә учреждениедә чаралар уздырганда да гамәлдә булачак.

Бу датага кадәр китапханә элеккечә мәҗбүри температураны үлчәү һәм саклык битлекләре режимында эшләячәк. Барлык 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр планлаштырылган чаралар соңрак даталарга күчереләчәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта эш көннәрендә китапханәгә керү бөтен кешегә рөхсәт ителә. Ял көннәрендә учреждениегә керү укучы билетлары яки чараларга теркәлү буенча гына башкарылган. Мондый эш режимы 16-нчы октябрьдән кертелде.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев