Логотип Идель
Яңалыклар

«Әкият» курчак театры Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әлфия» спектаклен күрсәтәчәк

15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалованың тууына 90 ел. 

15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалованың тууына 90 ел. 

Шушы уңайдан,  “Әкият” курчак театры  Илгиз Зәйниевнең  Әлфия Авзаловага багышлап иҗат иткән “Әлфия” спектаклен күрсәтәчәк.  
Спектакль – бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт чагылышы. 

Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.

«Әлфия» спектакленең премьерасы  2019 елда булды. Спектакль «Алтын битлек 2021» Россия милли театр премиясе лонг-листына керде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев