Логотип Идель
Яңалыклар

«Әкият» курчак театрында «Экият-LAB» лабораториясе старт алды

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, Казанга курчак театры дөньясындагы иң танылган белгечләр чакырылган.

«Әкият» курчак театрында «Экият-LAB» III курчак театры лабораториясе старт алды.

«Артистлар һәм театр хезмәткәрләре биш көн дәвамында Петрушка театрын, марионеткалар һәм аларны төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, Казанга курчак театры дөньясындагы иң танылган белгечләр чакырылган.

«Безнең «Экият-LAB» лабораториясе өченче тапкыр театрга мондый «иҗади штурм“ның кирәклеге раслый, театрның барлык көчләре берләшеп, берничә көн эчендә театрны яңартып, баетып җибәрә», — ди ул.

Театр лабораториясендә катнашу өчен Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан танылган театр әһелләре килгән. Алар арасында Образцов исемендәге Дәүләт курчак театрының баш рәссамы Виктор Антонов, «Бродячий вертеп» театрының сәнгать җитәкчесе Александр Греф бар.

РГИСИның сәхнә теле кафедрасы доценты Дмитрий Кошмин сөйләм техникасы һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә.

«Экият-LAB» лабораториясе 25 февральгә кадәр эшләячәк.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев