Логотип Идель
Яңалыклар

Климатолог тарихтагы иң эссе еллар килергә мөмкин булуы турында кисәтте

Фазалар үзгәрү процессы 2023 елның икенче яртысында ук башланачак.

Глобаль температура 2025 яки 2026 елда рекордлы югары дәрәҗәгә җитәргә мөмкин, дип белдергән «РИА Новости»га климатолог Алексей Кокорин.

Элегрәк Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья метеорология оешмасы (ВМО) фараз чыгарган иде. Анда фаразланганча, глобаль температуралар киләсе биш ел эчендә рекордлы югары дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Моңа антропоген фактор, ягъни парник газлары һәм табигый фактор – океан агымнары фазаларының Ла-Ниньядан Эль-Ниньога үзгәреше китерәчәк.

«2025-2026 ел булу ихтималы бик зур. Эль-Ниньоның күпме дәвам итүенә карап. Ул бер ел буламы яки өч ел дәвам итәчәкме, моны әйтеп булмый», – дип белдерде Кокорин.

Шул ук вакытта, климатолог билгеләп үткәнчә, әгәр планетада көчле вулкан атылса, эсселек булмаска мөмкин, чөнки стратосферага көл эләгү антипарник эффектка ия һәм глобаль салкынайтуга китерә.

Океан агымнары фазаларының алмашыну үзенчәлеге шунда, Ла-Ниньяда җылылык атмосферадан океанга күп китә, ә Эль-Ниньода агым океаннан атмосферага бара.

Кокорин сүзләренчә, фазалар үзгәрү процессы 2023 елның икенче яртысында ук башланачак.

Чыганак: Татар-информ
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев