Логотип Идель
Яңалыклар

Көллиятне тәмамлаучыларга 5 ел белгечлеге буенча эшләүне мәҗбүри итмәкче булалар

Татарстанда көллиятләрне тәмамлаучыларга белгечлеге буенча 5 ел мәҗбүри эшләү таләбен куярга җыеналар.

Татарстанда көллиятләрне тәмамлаучыларга белгечлеге буенча 5 ел мәҗбүри эшләү таләбен куярга җыеналар. Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “Коммерсант”.

Аның әйтүенчә, моны законда билгеләргә кирәк. Хәйруллин фикеренчә, уку йортын тәмамлаучы егет-кызлар теге яки бу учреждениедә белгечлеге буенча 5 ел мәҗбүри эшләүне күздә тоткан контрактка кул куярга тиеш.

— Мөмкин эш түгел, дип санаса, үзен укыткан өчен бирелгән акчаны дәүләткә кире кайтарсын. Монда гаҗәпләнерлек берни юк. Юкса дәүләт акчасы юкка исраф ителгән булып чыга, дигән министр урынбасары.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев