Логотип Идель
Яңалыклар

Көй һәм сүз: Наилә Яхина белән иҗади очрашу

Наилә Яхина — Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шигырь җыентыклары авторы. «Тәртип» радиосында «Кабатланмас моңнар» тапшыруын алып бара.

16 май 17:00 сәгатьтә Татар китабы йортында композитор, шагыйрә, җырчы, телерадиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина белән иҗади очрашу оештырыла.

Чарада композиторның әсәрләрен милли сәнгать мәктәбе һәм башка музыка мәктәпләре укучылары башкарачак. Кичәнең авторы Наилә Яхина башкаруында җырлары һәм шигырьләре дә яңгыраячак. Композиторның иҗатташ дуслары да чарада чыгыш ясаячаклар.

Наилә Яхина — Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шигырь җыентыклары авторы. «Тәртип» радиосында «Кабатланмас моңнар» тапшыруын алып бара. Ул телевидение тапшыруыларын алып баручы буларак та, танылган җырчылар башкара торган җырларның сүз һәм көйләрен язучы буларак татар җәмәгатьчелегенә таныш.

Татар музыкасы һәм шигъриятенә битараф булмаган тамашачыларны кичәгә чакырабыз.

Игътибар! 16 май көнне Татар китабы йортына керү түләүсез булачак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев