Кояш баеганда GAUGAның яңа альбомы презентациясе узачак
GAUGA төркеме 10 ел дәвамында үз йөзе, үз холкы булган авторлык музыкасын иҗат итеп, актив рәвештә аудитория җыюын дәвам итә. Тыңлаучыларның игътибарын алар энергияле харизма, үзгә холыклы һәм эстетик авторлык музыкалары белән җәлеп итә.
Паузадан соң, музыкантлар, ике ел рәттән, ике төрле альбом чыгарды. Пластинкаларны Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә генә түгел, чит ил аудиториясе дә яхшы кабул итте. Һәр альбомның үз тарихы һәм визуаль дөньясы бар.
2023нең маенда Yummy Music лейблында дөнья күргән "KAMFIT" — мәхәббәт, дәрт, наз альбомы. 9 җыр арасында шатлыкка да, гармониягә дә, эмоциональ баланска да урын бирелгән.
Мөһим тарихи факт буларак шуны әйтергә кирәк: альбом "Lumen" рок-төркеменең шәхси студиясендә, Уфада яздырылды. Берничә көн дәвамында профессиональ һәм файдалы иҗади процесс барды. Ә төркемнең солисты һәм җырлар авторы Тэм (Рөстәм) Булатов GAUGA иҗаты турында бик яхшы фикерләр әйтте һәм егетләргә татарча гына түгел, ә рус телендә дә уйнарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Россиядә GAUGA стилендә уйнаучылар бөтенләй дә юк.
Ниһаять, альбом чыгып, берникадәр вакыттан соң, төркем күпләрнең яраткан урынында — Милли китапханә террасасында, 11 август 19.00 сәгатьтә, альбом презентациясе уздырырга җыена.
Әлеге террасадан Казанга, Казансуга, елганың яр буена искиткеч манзара ачыла. Шуңа да җәйге кичнең ямен тулаем татып калып була.
«GAUGA»ЛЫ «KAMFIT» турында "Идел"гә бик кызыклы язма чыккан иде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев