Кокорин белән Мамаев төрмәгә утырды
Александр Кокорин белән Павел Мамаевны барыбер төрмәгә утырттылар. Дөрес, срокның яртысыннан артыгын алар инде утырдылар.
Александр Кокорин белән Павел Мамаевны барыбер төрмәгә утырттылар. Дөрес, срокның яртысыннан артыгын алар инде утырдылар.
Мәскәү суды "Зенит" һәм "Краснодар" уенчылар Александр Кокорин белән Павел Мамаевны акламады. Инде шактый озакка сузылган утырышлардан соң бүген, ниһаять, аларга хөкем карары чыгардылар. Футболчыларны һәм аларның иярченнәрен "Кеше кыйнау"һәм "Хулиганлык" маддәләре буенча гаепле дип таптылар. Кокоринга бер ел да алты ай җәза бирелсә, Мамаевныкы бер айга азрак булып чыкты. Алар гомумрежим колониясендә утырачак.
Дөрес, төрмә срогының яртысыннан артыгын алар инде үтәгән булып чыга. Октябрь аенда кулган алынган егетләр җиде ай утырган булып чыга. Ә гамәлдәге закон буенча СИЗОда уздырылган бер көн көн ярым вакытка тәңгәлләшә.
Кокорин бәлага тарган Денис Пакка суккан урындыкны да суд юкка чыгарырга дигән карар игълан иткән...
«Идел» журналы 16+
Теги: спорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев