Логотип Идель
Яңалыклар

Комикс ясый белүче рәссамнар, сез кайда?

Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова комикс ясый белүче рәссамнар эзли.

Быел алар дүрт хатын - кыз турында яңа җыентык чыгарырга җыеналар. Җыентык беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, татар хатын-кызлары арасыннан бердәнбер Советлар Союзы Герое, очучы Мәгүбә Сыртланова, беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шәкулова турында булачак. Проект Казан мэриясе ярдәме белән «Үз телем» грантына эшләнә.

Китап А5 форматлы һәм 80 битле була.

Билгеле, эш түләнә.

- Без рәсемнәргә текстларны үзебез язабыз, шуңа күрә татар телен белү мәҗбүри түгел. Вакытны истә тотып, тарихи материалларны өйрәнергә, нәшриятлар белән тыгыз эшләргә әзер булган кешеләрне көтәбез. Гаризаларны 14 августка кадәр гариза тутырырга кирәк. 16 августта без җиңүчеләрне игълан итәчәкбез һәм эшкә керешәчәкбез, - ди Рәдиф Кашапов. 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев