Коммуналь инфраструктураны яңарту өчен - 150 миллиард сум
Бу Россия Федерациясе Президенты коммуналь инфраструктураны яңарту өлешендә куйган бурычларны тормышка ашыру өчен мөһим адым.
Киләсе 2 елда коммуналь инфраструктураны яңартуга 150 миллиард сум акча каралган. Эшләрне Илкүләм байлык фонды финанслый, дип белдерде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу Россия Федерациясе Президенты коммуналь инфраструктураны яңарту өлешендә куйган бурычларны тормышка ашыру өчен мөһим адым. Модернизация проектларын финанслаганда Торак-коммуналь хуҗалык фондының төп максаты - гражданнар тормышының яңа сыйфатын тәэмин итү», – диде министр урынбасары.
Ул билгеләп үткәнчә, Торак-коммуналь хуҗалык фондына төрле торак объектларын яңартуга 60 гариза килгән инде. Мөрәҗәгатьләр 63 миллиардтан артык сум акча билгеләүне күздә тота.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев