Логотип Идель
Яңалыклар

Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды

Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады. 

Композитор Миләүшә Хәйруллина «Тантана» театр премиясенең «Сезон дәвамында ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә җиңү яулады. Миләүшә Хәйруллинага премия «Кави-Сәрвәр» операсы өчен тапшырылды. Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады. 

Миләүшә Хәйруллина – киң колачлы иҗатчы. Ул опера-симфония, камера-инструменталь, вокаль музыка, спектакльләр өчен дә яза. Композиторның тагын бер зур хыялы: үзе иҗат иткән фортепиано пьесалары җыентыгын туплап чыгару. Хатын-кыз композиторның уй-кичерешләре, иҗат, музыкаль театр турындагы фикерләре белән "Идел" журналының март санында таныштырдык.

"Идел"гә биргән интервьюсында ул болай ди: 

«Кави-Сәрвәр» – бүгенге көн иҗатымда иң күләмле иҗат җимешем. Сәләтемне, акылымны барысын да әлеге операда күрсәтергә тырыштым. Бу әсәремә бөтен җан җылысын салдым. Бар күңелемне, йөрәгемне биреп башкардым. Һәр нотасы, һәрбер нәни генә штрих та, партитурадагы һәр нотасы йөрәгемнән саркып чыкты. Иҗатымның яңа җитди борылышы дип саныйм. Бу юнәлеш минем мәсләгемне ачыклады һәм глобаль мәктәп узарга мөмкинлек бирде. Бу проектымны тормышка ашыру барышында профессиональ яктан да, кеше буларак та бик мул тәҗрибә тупладым. 

Опера язган вакытта үземдә үсеш, җитлегү сиздем. Ә инде язып тәмамлагач, халыкка, тамашачыга җиткерү эшләренә алынгач, продюсерлык сәләтләремне дә тартып чыгарырга туры килде. Оештыру, күпсанлы кешеләр белән килешү мәсьәләләре дә хәл ителә бит. Җыеп кына әйткәндә, һәръяклап үстем.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев