Логотип Идель
Яңалыклар

Композитор Тәслимә Низами иҗат кичәсе була

Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның атказанган артисткасы, композитор Тәслимә Низами иҗат кичәсе була

24 августта 17.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәбия музеенда «Йолдызлык музее» клубы очрашуы кысаларында ТР атказанган артисткасы, җырчы, үзешчән композитор Тәслимә Низаминың (Шәрәфетдинова Тәслимә Низами) «Җанымнан моң агыла» – «Күңел авазлары – минем җырларымда» дигән иҗади кичәсе була.

Очрашуда Тәслимә Шәрәфетдинова үзенең иҗат язмышы турында сөйләр, шигырьләр укыр. Чарада Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, «Алтын Барс» премиясе лауреаты Люция Мөбәрәкшина, «Татар моңы» премиясе лауреаты Алинә Даутова һәм башкалар катнаша. Алар Тәслимә Шәрәфетдинованың җырларын башкарачак. Кунаклар өчен музей буенча күзәтү экскурсиясе үткәреләчәк.

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев