Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС: ИҢ КҮП ОЧРАК - КАЗАНДА

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 25 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 25 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер очрак читтән кертелгән, калганнары - элемтә юлы аша күчкән. Алты кешене хастаханәләргә салганнар, тагын 19ы өйләрендә дәвалана. Яңа пациентлар арасында сигез кеше — 60 яшьтән өлкәнрәк, тагын алтысы - 50дән 60 яшькә кадәр.

Зарарлану очракларының иң күбе Казанда — 14, өчесе Буа районында, икесе Кама Тамагы һәм Питрәч районнарында булган. Аксубай, Биектау, Лаеш һәм Лениногорск районнарында берәр яңа авыру теркәлгән.

Татарстанда 6 октябрьгә коронавирус белән зарарлануның 7 389 очрагы билгеле. Шул ук вакытта 6 298 кеше сәламәтләнгән. Шулай ук covid-19 белән 81 пациентның үлүе турында хәбәр ителде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев