КОРОНАВИРУС ҖИҢЕЛЕРМЕ? ЯҢА ДАРУ ЭШЛӘНӘ
Белгеч сүзләренә караганда, инде гыйнвар аенда ук препаратның клиник сынауларын башлау планлаштырыла.
Н. Ф. Гамалея исемендәге үзәктә коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен дарулар эшләү бара. Препарат антитәнчекләр нигезендә эшләнә, дип хәбәр итә РИА Новости үзәк директоры Александр Гинзбургка сылтама белән.
«Без коронавирус белән авыручыларга дару рәвешендә бирергә мөмкин булган антитәнчекләрне ясыйбыз», — диде табиб.
Белгеч сүзләренә караганда, инде гыйнвар аенда ук препаратның клиник сынауларын башлау планлаштырыла.
«Өч-дүрт ай дәвамында без бу клиник сынауларны үтәрбез дип өметләнәм», — дип өстәде Гинцбург.
Элегрәк Коммунаркадагы 40нчы хастаханә баш табибы Денис Проценко дөньяда әлегә кадәр Covid-19га максатчан һәм нәтиҗәле каршы торырга сәләтле дару булдырылмаганын әйткән иде.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев