Яңалыклар
Коронавирус Татарстаннан китәме?
Пандемия башланганнан соң 89 547 кеше савыккан, узган тәүлектә 2 821 кеше сәламәтләнгән.
Татарстанда барлыгы 121 324 коронавирус очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан соң 89 547 кеше савыккан, узган тәүлектә 2 821 кеше сәламәтләнгән.
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кимүгә таба бара. Тәүлек эчендә коронавирусның 1 935 очрагы теркәлгән, балалар арасында авыручылар саны – 383. 185 кеше хастаханәгә озатылган.
Тәүлек эчендә коронавирустан биш кешенең гомере өзелгән. Алар – 1938, 1949 елгы ир-атлар һәм 1947, 1935, 1970 елгы хатын-кызлар. Вирус корбаннарының гомуми саны 1738гә җиткән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев