Яңалыклар
КОРОНАВИРУСКА КАРШЫ ТАГЫН БЕР КОРАЛ: ЯҢА ВАКЦИНА ТЕРКӘЛДЕ
Әлеге вакцина ике тапкыр ясала. Прививкалар арасында интервал 14-21 көн тәшкил итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта илдә прививка ясау кампаниясе «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «Ковивак» кулланып алып барыла. Ревакцинация «Спутник Лайт» препараты белән башкарыла. Тиздән болар исәбенә тагын бер вакцина өстәлер, мөгаен.
Коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона-Н» дигән тагын бер вакцина теркәлде. Мәгълүматлар дәүләт дарулар реестрында барлыкка килгән.
Әйткәнебезчә, «ЭпиВакКорона-Н» препараты Россиядә Covid-19дан теркәлгән бишенче вакцина булды. Әлеге вакцина ике тапкыр ясала. Прививкалар арасында интервал 14-21 көн тәшкил итәргә тиеш.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев