Логотип Идель
Яңалыклар

Коронавирустан вакцина ясатмаучылар Россия курортында ял итә алмаячак

1 августтан таләпләр кырысландырыла — курортлар прививка ясатмаган туристларны кабул итмәячәк.

1 августтан Краснодар өлкәсендә коронавирустан прививка ясатмаучыларны отельләргә урнаштыруны чиклиячәкләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Краснодар өлкәсе губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, 1 июльдән кунакханә һәм пансионатларга урнашучы сәяхәтчеләрдән ПЦР-тест яки коронавирустан прививка ясату турында белешмә таләп итәчәкләр.

Ә 1 августтан таләпләр кырысландырыла — курортлар прививка ясатмаган туристларны кабул итмәячәк. Вакцина ясатырга ярамаганлыгы күрсәтелгән медицина белешмәсе булганнар гына искәрмә булып тора.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: Kazanfirst

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев