-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Теләче батырларын зурлады
Билгеле булганча, Актаныштта узган Муса Җәлил турнирында Теләче командасы беренче урынны яулады. Актанышта алар ике команда белән чыгыш ясаган иделәр. Шул уңайдан кичә Теләчедә барлык көрәшчеләрне, спонсорларны һәм тренерларны район мәдәният йортында узган бәйрәм концерты вакытында котладылар. Сәхнәгә чакырып район башлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Концерттан соң көрәшчеләрне хөрмәтләү бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Бу очракта Теләче районы хакимияте башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповның көрәшчеләргә булган хәерхаклы мөнәсәбәтен искәртмичә булмый. Чөнки ул инде әлеге традицияне күп еллар буена башкара, республика күләмендә, Россия күләмендә җиңү яулганан көрәшчеләрне һәрвакыт кабул итә, аларны зурлый, хөрмәтли. Афәрин диясе килә!
Үзе дә көрәшче булган һәм Теләчедәге барлык көрәшнең иганәчесе саналган Сәгыйть Гыйниятуллин Актанышта яулаганган җиңүдән соң, командага ат бүләк иткән дигән хәбәр бар иде. Мәҗлестән соң барлык кешегә атны суеп ясалган колбасалар тапшырылды.
Хөрмәтләү чаралары моның белән генә тәмамланмаячак. Биектауда узган яшьләр арасындагы көрәш ярышлары нәтиҗәләре буенча, Теләче командасы шулай ук зур уңышка иреште. Шул уңайдан, апрель аенда яшь көрәшчеләрне Салават Фәтхетдинов призларына уза торган ярыш вакытында бүләкләү, зурлау көтелә. Аларга да рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылачак. Бу очракта да Сәгыйть Гыйниятуллин шәхесен атамый булмый. Нәкъ менә ул яшь көрәшчеләр һәм тренерларлар алдында Биектауда уңышлы чыгыш ясау максатын куя һәм уңышка ирешкән очракта, көрәшчеләргә, тренерларга акчалата бүләк буласын вәгъдә итә.
Бу хакта безгә танылган көрәшче, Теләче районында күптән түгел генә җитәкче булып эшли башлаган Азат Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз